ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Җирдә яшәү хакына» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Китап сүзе – көн яктысы» дигән темага күргәзмә оештырылды. Күргәзмә славян язуына 1150 ел тулуга багышлана (863-2013).

Ел саен 26 нчы апрельдә Халыкара интеллектуаль милек көне билгеләп үтелә. Бу көнгә багышлап, ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Авторлык хокукы һәм Интернет» викторинасын әзерләде. Аның сораулары китапханә сайтына 2013 нче елның 15 нче апрелендә үк куелды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 36 нчы йорт), хәзерге заманның актуаль проблемалары буенча тематик китап җыелмаларын гомум игътибарга тәкъдим итеп, китапханәдән файдаланучыларны бай фондлар белән таныштыра.

30
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Ел саен 29 апрельдә Халыкара бию көне билгеләп үтелә. ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге бу күренекле датага багышлап «Бию – кешелек мәдәнияте башлангычы» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

29
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
30 апрельдә янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре – Россиянең янгыннан саклау хезмәткәрләре көне – билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) янгын куркынычсызлыгы өлкәсе белгечләренә яңа махсуслаштырылган «Техэксперт. Янгын куркынычсызлыгы» системасы белән танышырга тәкъдим итә.

 

26
апрель, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңае белән, «Каһарманнарның батырлыгы мәңгелек» исемле күргәзмә тәкъдим итә.

2013 нче елның 25 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Татарстан уйлап табучылар җәмгыяте каршындагы патент белеме курслары тыңлаучылары өчен укулар дәвам итте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясеннән «Сөрген хатлары» исемле чираттагы 11 нче китап басылып чыкты.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
«Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне»нә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International