ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

2023 елның февралендә дөньякүләм танылган опера җырчысы Федор Иванович Шаляпинның  тууына 150 ел тула. 


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. 2023 елның 10 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге танылган рус язучысы, Россиядә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның эшчәнлегенә багышлап, «Кеше – тәрбия җимеше» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Быелгы иң популяр китаплар исемлекләрен әзерләдек.  Укучыларыбыз барлыгы 323 500 китап укыган, шуларның 133 600 иң нәни укучыларыбыз алган.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә «Текст» китапханә фестивале кысаларында, 2008 елдан чыгып килүче «Татар археографиясе» сериясенең 30-нчы юбилей басмасын – «Милли китапханәнең археографик экспедицияләре: 30 еллык тәҗрибә» исемле китабын тәкъдим итү  кичәсе узды.


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Текст» китапханә фестивале кысаларында 2022 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре «Сурәт һәм төсмерләрдә заман чагылышы» дип аталган күргәзмә оештырдылар. 


4
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 31 декабрендә татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе – күренекле сәхнә остасы, Россиянең һәм Татарстаннның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяның (Хуҗасәетова) тууына 120 ел тула.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

25 ноябрьдә Апас Үзәк китапханәсендә «Зур тарихлы туган ягым» дип исемләнгән, туган якны өйрәнүгә багышланган семинар үтте. 


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елда күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тулды.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус язучысы Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның  (1852-1912) тууына 170 ел тулуга багышлап, «Урал төбәгенең белгече» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә (1852-1912).


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының («Суд һәм прокурор эшчәнлеге» һәм  «Милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү» белгечлеге) 4 курс студентлары өчен Мәгълүмат көне үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International