«Лучше обсудим книги» — китапларны яңача аңлап, олыларча, тирән фикер йөртеп укырга өйрәнү.
Бик тиздән, 22-28 ноябрь көннәрендә китапханәдә уникаль, тарихи һәм бик тә кызыклы реклама үрнәкләре белән танышып булачак.
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Казан федераль университетының Халикара элемтәләр институтында «Төрки-мөселман дөньясы сәнгате тарихы» һәм «Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте» магистрлык программалары буенча белем алучы студентлар белән дәрес үткәрде.
9 ноябрьдә Виктор Сидоров @sidorov.vik китапханәдә чираттагы сәнгать курсын башлап җибәрә.
Быел Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел, татар әдәбияты классигы, шагыйрь Хәсән Туфанның вафатына 40 ел тулды.
Атна буе бездә төрледән төрле текстларга багышланган чаралар узачак. Сезне кызыклы лекцияләр, иҗади очрашулар, төрле телләрдә уку, күргәзмәләр көтә — барысы да куркынычсыз дистанция белән.
25 октябрь (айның соңгы дүшәмбесе) — китапханәдә җыештыру көне. Бу көнне китап бирү хезмәте эшләми. Сезне иртәгә көтеп калабыз!
23 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә язучы Радмила Хакова, әдәби агент Настя Дьяченко һәм PR-эксперт Катя Тихонова китап нәшер итү турында аралашырга чакыралар.
23 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә "Альянс Франсез" клубы француз телен сөючеләрне кызыклы очрашуга чакыра. Даими рәвештә дәресләр алырга мөмкинлеге булмаганнарга тел белү дәрәҗәсен үстерү өчен бу менә дигән мөмкинлек!
"Текст" китапханә фестивалендә китап алмашу оештырырга ниятлибез һәм иртәгәдән башлап китапханәгә материаллар бүләк итү атнасын игълан итәбез!