ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле китап сөючеләр! Исегезгә төшерәбез: бүген, 29 ноябрь — китапханәдә җыештыру көне. Сезне иртәгә көтеп калабыз! 


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли Китапханәсендә «2019 ел китабы» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу 2019 елда чыккан һәм 2020 елда иң күп укылган китаплар. Конкурста 320 китап катнашты.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар халкы тарихында Алтын Урда чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада Тарих институты, Татарстан Милли китапханәсе, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Алтын Урда дәүләтенең идарә, финанс һәм салым системалары, гаскәр төзелеше, халыкара элемтәләре, шәһәр мәдәнияте, әдәби тел үсеше һәм башка мәсьәләләр каралды.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген китапханәдә «Текст» фестивале башлана!


21
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Мордовия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 17 ноябрь көнне онлайн форматта «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дигән II фәнни-гамәли конференция оештырылды.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең Санкт-Петербургтагы милли китапханәсендә «Россия Федерациясе субъекты үзәк китапханәсенең методик хезмәте хәзерге заман шартларында» дигән темага Бөтенроссия «Китапханә аналитикасы–2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча методик стажировка уздырылды.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Атна буе бездә төрледән төрле текстларга багышланган чаралар узачак. Сезне кызыклы лекцияләр, иҗади очрашулар, төрле телләрдә уку, күргәзмәләр көтә — барысы да куркынычсыз дистанция белән.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

22-28/11 Икенче каттагы холлда яшь татар авторларының текстлары күргәзмәсе.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International