7 сентябрьдә ел саен Бразилиядә милли бәйрәм – Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан укучыларыбызга Бразилиянең иң зур шәһәрләреннән берсе булган Рио-де-Жанейроның 60 ел элек төшерелгән фотосурәтләрен тәкъдим итәбез. Алар Казан университетының география факультетын күп еллар җитәкләгән һәм анда укыткан Галим Вәли улы Фазлуллинның (1904-1976) шәхси архивын тасвирлаганда табылды.
Китапханәбезнең икенче катындагы уку залында совет чорында тыелган китаплар белән таныша аласыз. Бу авторларның күпчелеге 80нче еллар азагында акланган, һәм бүген бу әсәрләр яратып укыла һәм таратыла.
Бу ялларда без «Китаплар диңгезе» марафонының нәтиҗәләрен билгеләдек.
16 сентябрь көнне 18:30да ата-аналарны психолог һәм педагоглар белән очрашуга чакырабыз.
20 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә балалар язучысы Артур Гиваргизов белән очрашуга чакырабыз. Программада: автор белән аралашу, сораулар һәм җаваплар, автографлар алу һәм фотосессия. Катнашу бушлай, алдан теркәлергә генә кирәк.
8 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә @femkyzlar лекциясенә килегез. Психолог Мария Вотинцева поп-психологиянең өйдә көч куллану турында мифлар таратуы һәм бу проблеманы аңлауда кыенлыклар тудыруы турында сөйлиячәк. Катнашу бушлай, алдан теркәлергә генә кирәк.
Безнең өчен тавыш биргән барлык укучыларга зур рәхмәт! Бу җиңү — Казаныбызда шундый бинабыз булуы белән горурлану өчен тагын бер сәбәп. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәният министрлыгына, Наталия Фишман-Бекмамбетовага һәм ХОРА архитектура бюросына шаккаткыч бинабыз проекты өчен зур рәхмәт.
Татарсан Милли китапханәсенең революциягә кадәр чыккан бай фонды бар. Пушкин урамының 86 йортында урнашкан Вакытлы матбугат бүлегендә 1791 нче елдан бирле чыккан 190 исемдәге 16393 нөсхәдә газета һәм журналлар да саклана.
30 август, Республика көнендә Казан Кирмәнендә Милли китапханә уку залының кече филиалы урнашты. Биредә уку билеты булдырырга, Татарстан тарихына багышланган китаплар укырга мөмкин иде. Китап сөючеләр монда узара танышып, аралашты, китапханә хезмәткәрләре белән бүгенге мәдәният турында әңгәмәләр алып барды.
30 август көнне 14:00 сәгатьтә без казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Казансу буендагы амфитеатрга чакырдык. Айрат Фәйзрахманов лекциясе узды һәм пластинкалар яңгырады. Казансу һәм Идел су буе археологиясендә борынгы халыклар, Казансу буйлап 10 кызыклы борыңгы тарихлы урын һәм топоним, Казансу елгасы хәзинәләре (сокровища) һәм табылдыклары турында тыңладык.