Нәкъ бер ел элек, 2020 елның 30 августында Милли китапханә яңарган бинада ачылды. Ул көннән башлап без китаплар, сәнгать һәм белем алуны үз эчендә берләштергән уникаль институциягә әверелә башладык.
Шорт-исемлеккә премия финалына чыгучы 15 архитектура проекты керде. Тавыш бирүнең икенче этабы 31 августка кадәр дәвам итәчәк һәм 3 җиңүчене билгелиячәк. Китапханә өчен сез дә тавыш бирә аласыз!
Теркәлү өчен Анастасиягә @mom_about_art директка языгыз. Беренче дәрес бушлай, урыннар саны чикле. 6-12 яшьтәге балалар өчен.
Милли китапханәгә йөрүчеләр һәм Казан кунаклары өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре танылган язучы, фәлсәфәче һәм публицист Фёдор Михайлович Достоевскийның тууына 200 тулуга багышланган «Достоевский Россиягә хас бөтен сыйфатларга ия» дигән күргәзмә оештырдылар.
Казанда күңел ачардай бакчалар берничә була: Каракүл, Панай, Иҗтимагый Җыен күле, Лядская бакчасы, Яңа бакча һәм башкалар. Шул чорда басылып чыккан газета битләрендә мондый бакчалар турында шактый гына мәгълүмат табарга мөмкин. Бу хакта элеккеге Казан губернасында 1881-1882 елларда басылып чыккан «Волжско-Камское слово» газетасында да кызыклы гына язмалар бар. Милли китапханәнең Вакытлы матбугат бүлеге бу темага виртуаль күргәзмә әзерләде.
28 август көнне 15:00 сәгатьтә кече мәктәп яшендәге балаларны «Читашки» клубы очрашуына чакырабыз.
• 30 август көнне китапханә эшлиячәк (10:00-22:00);
• 31 август — китапханәдә җыештыру көне.
Бу җомга, 27 август 15:00 сәгатьтә балаларны һәм әти-әниләрне өстәл уеннары уйнарга чакырабыз! Ел буе киштәләрдә ямансулап яткан уеннарыгызны алып килә аласыз — бергәләп күңел ачырбыз.
26 август көнне 14:00 сәгатьтә 12-16 яшьтәге яшүсмерләрне инглиз телен өйрәнү клубына чакырабыз. Сөйләшергә, уйнарга, яңа кешеләр белән танышырга килегез.
Аноним онлайн-сораштыруда катнашырга чакырабыз. Ул 2021 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.