ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 16 апрелендә Казан федераль унниверситетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгрифәтче-галим Нәкый Исәнбәт истәлегенә багышланган фәнни-методик семинар һәм «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!» дип исемләнгән фото- һәм китап күргәзмәсе булды.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

   Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге дөньякүләм танылган тюрколог-галим, Россия фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның (1921–2004) тууына 100 ел тулуга багышланган «Халкыбызның зыялы улы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә китапханәнең күргәзмә залында яңа татар дизайнына багышланган лекция узды.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Танылган тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның тууына 210 ел тулуга багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Неистовый Виссарион» («Тынгысыз Виссарион») исемле виртуаль күргәзмә куелды.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды. 


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Милли Китапханәнең эш сәгатьләре үзгәрә: сезне көн саен 10:00дән 22:00гә кадәр көтеп калабыз. Айның соңгы дүшәмбесе — җыештыру көне.

Якын арада «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясенең 27 нче китабы басылып чыгачак.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай. Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Идел буе халыклары: мәдәният, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, символика» дигән тематик белешмәлек яңартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International