«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс
Археографик сериянең хәзерләнеп килә торган җыентыгында 100-дән артык хосусый акт үрнәге: формуляр-калыплар, төп нөсхәләр һәм күчермәләр урын алачак. Алар арасында – сату-алу, вәкыф итү, мирас бүлү, никах һәм аерылышу, баланы тәрбиягә бирү, васыятьнамә кебек барлыгы ике дистәләп төрдәге хосусый актларның текстлары. Текстларның зур күләмлеләре дә, аз гына мәгълүматлылары да булачак. Алар хронологик яктан XVIII гасырдан алып, ХХ гасыр башына кадәрге вакытка нисбәтле.
Мондый төр кулъязма истәлекләрнең электән тупланганнары да шактый. Шулай ук алар соңгы еллардагы археографик экспедицияләрдә дә табылып тора. Сакланышлары төрлечә: бик яхшы хәлдәгеләре булса да, күпчелеге тузган һәм таушалган.
Татар телендәге хокук-килешү язмаларында имза куючының исеме теркәлеп, «кулым куйдым» дигән сүзтезмәне язу гадәте булган. Шул ук вакытта, әүвәлдән үк килгән гадәт буенча, имза урынына нәсел тамгасын салу бик киң кулланылган. Аны грамотасыз кешеләр генә түгел, кайчакта муллалар да куйганнар. Ә татар хатын-кызлары, кайсы төбәктә яшәсәләр дә, бер төрле үк – «хатыннар өчен махсус» киләп сыман тамга куйганнар. (Моның хикмәте нәрсәдә икәнлеге турындагы фараз китапта белдереләчәк). Татар кулъязмаларында сирәк булса да, хатын-кызларның имза куйган очракларын күрергә мөмкин. Мәсәлән, бу китапта биреләчәк, 1824 елгы бер хосусый актта «... әнкәсе Гайшә кулын куйдым» дигән юллар булачак. Шул ук 1824 елга караган икенче бер алыш-биреш язмасында керәшен татары Иван, үзенең тамгасын куюы белән бергә, гарәп хәрефләре белән «Ибан» дип тә имзалаган.
Килешү-хокук язмаларында, гадәттә, берничә шаһит катнашкан. Әмма кайберләрендә бер дистә чамасы, ә авыл җәмәгатенең карарларында дистәләрчә кеше имзаларын куйган һәм тамгаларын салган.
Фотокүчермәдә: Мәһәр түләтү турындагы хосусый документ. Ш.Мәрҗани кулы белән язылган. 1871 ел