«Татар археографиясе». 32 нче китап. Дүртенче анонс

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Икенче анонс

«Татар археографиясе». 32 нче китап. Өченче анонс

Археографик сериянең киләсе басмасы өчен туплана торган кулъязма истәлекләрдә гади кешеләр белән бергә, татар тарихында мәшһүр шәхесләрнең исемнәре дә очрый. Мәсәлән, Котлымөхәммәт морза Тәфкилев. Кайбер хосусый актлар танылган имамнар һәм тарихчылар Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Әмирханов тарафыннан кәгазьгә язылган. Шулай ук Оренбург Каргалысында имам һәм мөдәррис булган Габдрахман Кирмәни, хәзерге Әтнә районындагы Яңа Шимбер һәм Тәтеш районындагы Үтәмеш авылларында имамлык иткән Минуш Мостай улы, хәзерге Ютазы районындагы Бәйрәкә авылының мулласы Габделгали Гобәйдулла улы һ.б.

Казан шәһәренең мәшһүр сәүдәгәрләреннән Юнысовларга, Мөхәммәтшакир Мусинга, Үтәмешевләргә бәйле хосусый актлар да аерым әһәмияткә ия.

Милли китапханә хезмәткәрләренең быелгы җәйдә Арча районына оештырган экспедициясе вакытында табылган, 1779–1781 елларга караган язмалар, әүвәлгерәк булулары белән бергә, Пугачёв күтәрелешендә полковник дәрәҗәсендә катнашкан кешеләргә бәйлелеге белән аеруча кызыклы.

Фотокүчермәдә: Габделгали Бәйрәкәви васыятьнамәсе. XIX гасыр ахыры

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International