27 нче сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Бәйрәмнең максаты –туризмны пропагандалау, аның дөнья җәмәгатьчелеге икътисадына керткән өлешен яктырту, төрле илләр халыклары арасында элемтәләрне үстерү.
Һәр ел саен Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән «Печән базары» фестивале уздырыла.
2019 елның 16 августы көнне Казан Ратушасында Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитетының утырышы булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмәләр циклын дәвам итә.
«Һөнәр сайлау – үз эшеңнең чын остасы булу» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) август ае дәвамында шушы исемдә китап экспозициясе эшләячәк.
31 июлендә – җыештыру көне.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 13 июлендә Казан шәһәренең Кремль яр буенда үткәрелгән сәламәт яшәү рәвешенә, экологиягә һәм белем бирүгә багышланган «Био» фестивальдә катнашты.
2019 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан, Кремль ур., 33) Зур уку залында «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…» исемле күргәзмә эшли башлады. Танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең (1889–1937) тууына 130 тулуга багышланган бу күргәзмәдә китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы китаплар куелды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 13 июлендә Казан шәһәренең Кремль яр буенда үткәреләчәк, сәламәт яшәү рәвешенә, экологиягә һәм белем бирүгә багышланачак фестивальдә катнаша. Милли китапханәнең «Китапханә паркта» программасы «Укы! Уйла! Сөйлә!» девизы астында узачак һәм берничә тематик зона тәкъдим ителәчәк.
2018 елның июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ел саен 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Минем гаиләм – минем байлыгым» күргәзмәсе эшли.