ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклап калу максатын күздә тотып, ЮНЕСКО 21 февраль көнен Халыкара туган тел көне итеп игълан итте.


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Халыклар күп – ил бер генә» дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим итә. Фондлардан сайлап күргәзмәгә тупланган әдәбият киң катлау китап укучыларга тәгаенләнгән һәм февраль ае дәвамында аның белән китапханәнең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) танышырга мөмкин.

2019 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Әдәби алан» клубының беренче утырышы узды. 


1
февраль, 2019 ел
җомга

Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) «Әфган кайтавазы» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе узды.

2019 елның 5 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу кичәсе булачак.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 30 гыйнвары – җыештыру көне

 


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Президент Владимир Путин указы белән  2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Шушы уңай белән китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Актаныш районы Киров авылы мәктәбеннән килгән укучылар өчен «Театр яктылыкка, нурга илтә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 29 гыйнварында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның атказанган артисткасы Тәслимә Низаминың «Җырым белән керәм күңелеңә» дип аталган иҗат кичәсе була.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар»,  «Свистящие стрелы»,  «Итиль-река течёт»  китапларын тәкъдим итү кичәсе  булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International