ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 20–21 февраль көннәрендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унынчы тапкыр «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

2019 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның «Күңелемдә яз» дип аталган иҗат кичәсе узды.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 нчы елның 15 нче февралендә «Китапханәләр эше практикасында мультимедиа технологияләре» белем бирү программасы буенча һөнәри квалификацияне күтәрү укулары кысаларында ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан шәһәре китапханәчеләре өчен Мәгълүмат көне уздырылды.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 13 феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәт коллективының гомуми җыелышы булды, ул 2018 елгы эш нәтиҗәләренә багышланды. 

2019 елның 12 февралендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр әдип Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 20 февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Татарстанның халык артисты, җырчы Георгий Ибушевның «Күңелемдә яз» дип аталган иҗат кичәсе була.


8
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 24 феврале көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең Уку залында (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Торак-коммуналь хуҗалык: сораулар һәм җаваплар» клубының беренче утырышы була.


7
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (К. Маркс ур., 36 нчы йорт) өлкәннәр һәм яше 15тән зуррак булган үсмерләр өчен төрек теле белемен үстерү дәресләре, яңа ел тәнәфесеннән соң, үз эшен яңадан башлап җибәрде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс урамы, 36 йорт), Ватанны саклаучылар көне якынлашу уңае белән, «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан «Ватанга хезмәт итү – изге эш» дип аталган күргәзмә эшли башлады. Аны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 5 нче февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Америкада яшәүче милләттәшебез, галимә, татар әдипләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Сөрәйя Гайнуллина белән очрашу кичәсе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International