2018 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе башкала халкы һәм кунаклары өчен Казан шәһәренең Кабан күле яр буенда экскурсия оештырды.
2018 елның 14 июлендә атаклы рус шагыйре һәм XVIII гасыр дәүләт эшлеклесе, Казан губернасында туган Гавриил (Гаврил) Романович Державинның (1743–1816) тууына 275 ел тула. Бу истәлекле дата уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33) «Мин үземә гаҗәеп вә мәңгелек һәйкәл салдым» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
2018 елның 5 июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) танылган дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, галим, язучы Садри Максудиның тууына 140 ел тулуга багышланган «Татарның беренче профессиональ сәясәтчесе» исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
2018 нче елның 30 нчы июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре «Заречье» лагеренда кунакта булдылар. Бу көннәрдә (22.06.2018 – 09.07. 2018) әлеге лагерьда республика күләмендәге «Дуслык» исемле профильле смена эшли. Бу сменаны «Ял» шәһәр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы оештырган. Әлеге сменага Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән. Аларның төп максатлары ял итү генә түгел, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәнтен өйрәнү, камилләштерү.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә үткәргән «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме вакытында берничә автор үз әсәрләрен китапханә фондына бүләк итте. Шул авторларның берсе – Мәгариф Раянов.
«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 нче елгы беренче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Түбән Кама шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә багышланган.
2018 елның 20 июне көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.
Казакъстанның башкаласы Астана шәһәрендә узган «Дөнья башкалаларының елъязмасы» Халыкара күргәзмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле аша бүләккә китаплар килеп иреште.
Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме үткәрде. Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2018 елның 18 июнендә «Китапханә паркта» дигән спорт һәм китап бәйрәме уздыра. Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.