2017 нче елның 10 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Кремль ур., 33 йорт) Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институты тыңлаучылары өчен «Һәркем үтеп керә алырлык тирәлек» программасы: мәдәният учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү үзенчәлекләре» дип аталган Мәгълүмат көне узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Россиядә Экология елына багышланган «Экологик белем сәгатьләре» циклыннан 2017 нче елның 9 нчы февралендә Казан шәһәре Идел буе районының 88 нче урта гомуми белем мәктәбендә чираттагы очрашу оештырды.
2017 нче елның 8 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Дәрья» әдәби кунакханәсе кысаларында язучы Галимҗан Гыйльмановның 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә узды. Кичәдә Галимҗан Гыйльмановның үзе һәм иҗаты белән якыннан таныш булган дуслары, әдәбият сөючеләр, сәнгать әһелләре катнашты.
2017 нче елның 3 нче феврале көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районында урнашкан 27 нче татар гимназиясенең 6 «А» сыйныфында укучылар өчен әдәбият дәресе үткәрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт), ел саен 21 нче февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган тел көненә багышлап, «Татарстан халыкларының туган телләре» дигән күргәзмә оештырды.
2017 нче елның 8 нче февралендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучы Галимҗан Гыйльманов иҗатына багышланган очрашу кичәсе үткәрә.
2017 нче елның 30 нчы гыйнварында «Театр кунакханәсе» үз тамашачыларын Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәскәү татар халык театры «Диләфрүз» исемле китапны тәкъдир итү һәм әлеге театр артистлары белән очрашу кичәсенә җыйды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе шәһәребезнең төрле Мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә башлап җибәргән «Театр кунакханәсе» проекты дүртенче ел уңышлы гына эшләп килә. Башкалабызда урнашкан башка театрлардан да күп артистлар әлеге проектта катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, «Без белгән һәм белмәгән Шәймиев» исемле китап күргәзмәсе эшли.
Татарстан Республикасы Милли китапханәcенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге 2017 нче елны Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән ачып җибәрде. Әлеге күргәзмә белән танышырга «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы да килде.