Хөрмәтле дуслар! 12 июнь көнне Милли китапханә Россия көне уңаеннан ял итәчәк. Сезне 13 июнь көнне янә көтеп калачакбыз.
Бүген Татарстанда Якутия көннәре кысаларында ТР Милли китапханәсендә Якутия электрон китапханәсенә керү мөмкинлеге ачылды. Аны тантаналы рәвештә Якутия мәдәният министры Юрий Куприятнов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ачып җибәрделәр.
Балет артисты, «Золотая Маска» премиясе лауреаты Нурбәк Батулла әтисенең «японча» тәрбиясе турында сөйләде, максатыңа ирешер өчен яшьли төрле кыенлыклар узарга кирәклеген ассызыклады.
Чара «Татарстанда Якутия көннәре» кысаларында оешытырылды. Бу көннәрдә Казанда кунакта — Якутия республикасы мәдәният министрлыгы делегациясе. Якутия көннәрендә республикалар арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм тирәнәйтүгә юнәлдерелгән документларны имзалау күздә тотыла.
18+ бүлеге Универсаль зал уртасында урнашкан.
Нәтиҗәләр ясыйбыз: 2021 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә КНИТУ(КХТИ) студентлары өчен, аларның уку процессы кысаларында, йомгаклау дәресе булды.
Ресепшен тирәлегендә һәм балалар залында безнең «Читашки» клубының «Архибалалар» белән бергә әзерләгән матур китапчыкларын алырга мөмкин.
Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы Үзәк китапханәсендә 2021 елның 27 маенда китапханә хезмәткәрләренең «Бердәмлектә безнең көчебез» дип аталган семинары булды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне» дигән виртуаль күргәзмә-презентация тәкъдим итә.
Узган ялларда китапханәдә бәйрәм булды — «Юлбасма» нәшрияты бездә үзенең туган көнен үткәрде.