Россиядә славян мәгърифәтчеләре Кирилл һәм Мефодийны данлау көне буларак, алар истәлегенә 1991 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне – мәгърифәт һәм рухият бәйрәме.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Пушкин ур., 86) Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты студентлары өчен Мәгълүмат көне үткәрелде.
2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) полимерлар факультетында икенче курста белем алучы студентлар белән дәресләр циклын дәвам итте.
2021 елның 19 мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) энергомашиналар төзелеше һәм технологик җиһазлар факультетында беренче курста белем алучы студентлар өчен уку процессы кысаларында семинар үткәрелде.
2021 елның 18 мае көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Казан, Пушкин ур., 86) «Комфест» өстәмә профессиональ белем бирү үзәгендә укучы экскурсоводлар өчен Мәгълүмат көне үткәрелде.
Халыкара музейлар көне – ел саен 18 майда уздырыла торган бәйрәм. Бу – бөтен дөньяда тарихи һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен искә төшерә торган форсат.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «18 май – Халыкара музейлар көне» дигән виртуаль тематик күргәзмә-презентация тәкъдим итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында «1418 көн: хәтер сәхифәләре» дигән күргәзмә-экспозиция куелды. Ул безнең китапханә хезмәткәрләренең туганнары һәм якыннары илбасарларга каршы сугышта катнашуы хакында сөйли.
7 май көнне Милли китапханәнең күргәзмә залында «Хәтер битләре» дип аталган чара узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре» дип исемләнгән тематик виртуаль күргәзмә-презентация тәкъдим итә.