13 март көнне 15:00 сәгатьтә 6-9 яшьләрдәге балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Читашки» клубының чираттагы очрашуына чакырабыз.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре бу бәйрәм алдыннан, кешелекнең иң гүзәл затларына багышлап, «Сезнең өчен, хөрмәтле хатын-кызлар...» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Язның беренче бәйрәме − 8 март якынлаша. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, татар әдәбиятының классик шагыйре Һади Такташның (1901–1931) тууына 120 тулуга багышлап, «Яңа тормышка таба» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Билгеле булганча, 6 мартта Казанда Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы узачак. Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кызлар матурлык, сәләт, милли традицияләр буенча көч сынашачаклар.
2021 елның 25 февралендә Казан шәһәренең Әмир Мәҗитов музеенда Халыкара Туган тел көненә һәм Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Ышан миңа, Ватаным» исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Бәйрәмне музейның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия ханым Хәлиуллина алып барды.
2021 нче елның 7 гыйнварында Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 120 ел тулды.
18 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре Россия Милли китапханәсе тарафыннан «РФ субъектларының үзәк китапханәләре: 2021 елда эшчәнлек» проектында катнашучылар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнаштылар.
23 февраль − Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Ватаныбыз сагында» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.