Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86 йорт) сәламәтлеге чикләнгән кешеләр катнашында үзенчәлекле экскурсия үтте. Аны китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге белән берлектә китап укуга җәлеп итү һәм тышкы элемтәләр бүлеге оештырды. Экскурсияне махсус чакырылган кунак – «Э-моция» иҗат студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина алып барды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.
Швециядә яшәүче милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә инглиз, алман, француз, татар, рус, төрек, швед телләрендә 20 дән артык сирәк, гыйльми һәм мәдәни җәһәттән зур кыйммәткә ия басмалар бүләк итте. Шулар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән кулъязма «Хәбәрче» журналы, Финляндия ислам җәмгыятенең «Мәхәллә хәбәрләре» исемле периодик басмасы, 1970–1980 нче елларда чыккан, күчмә халыклар тарихына багышланган, СССРдагы мөселманнар тормышын яктырткан хезмәтләр бар.
Бөтен дөньяда соңгы унъеллыкта кешеләр арасында аерым бер кансызлык, вандализм һәм бер-берсен мыскыл итү белән бәйле көчләү күренешләренең артуы күзәтелә. Мондый күренешләр җәмгыятьтә, әлбәттә, борчылу уята. Аеруча балалар арасындагы җинаятьчелек һәм агрессиянең үсүе зур проблема булып тора.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Бакый Урманче көндәлекләре» исемле, 218 битле китап басылып чыкты. Аны басмага текстолог, Милли китапханә хезмәткәре Раиф Мәрданов әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «К нам стучится Новый год − Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында 2006 елдан башлап булдырылган «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» электрон белешмәлекләр коллекциясе тулыландырылды.
Кышкы китап фестивале кысаларында 12 декабрь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә гарәби хоруфаттагы кулъязма көндәлек-хатирәләрне хәзерге графикага күчерү лабораториясе булып узды. Аның максаты – моңа кадәр басылып чыкмаган тарихи кулъязмалардан уникаль материалларны татар һәм рус телләрендә басмага әзерләү. Бу кулъязмалар безгә авторларының шәхси күзаллавы аша үткән гасыр тормышы белән танышырга мөмкинлек бирә.
12–13 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм «Җанлы шәһәр» фонды Кышкы китап фестивале үткәрәчәк. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышы уза.