ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, «Чаян» журналына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйлинең тууына 125 ел тулуга багышлап, «Мәхмүт Бөдәйли һәм «Чаян» журналы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 14 апрелендә язучы, әдәбият галиме hәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның (Габделхак Җәләлетдин улы Шаhиәхмәтов; 1900–1938) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар.

VII нче Кәримуллин укулары кичектерелә. Укуларны үткәрү көннәре һәм тәртибе турында төгәл мәгълүмат өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге, Бөтендөнья мәдәният көне уңаеннан, игътибарыгызга «Мәдәният. Гасырлардан-гасырларга» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


10
апрель, 2020 ел
җомга

 ТР Милли китапханәсе сайтында интернет-ресурсларга нигезләнеп төзелгән «Казан – Россиянең спорт башкаласы» дигән яңа юлкүрсәткеч дөнья күрде. Ул ТАССР ның 100 еллык юбилеена һәм Казанда тарихта беренче тапкыр Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге (БДБ)  илләренең спорт уеннары уздырылуга  багышланды.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге сезнең игътибарга «Матурлык һәм яшь булып калу серләре» дип аталган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Әнвәр Бакиров» электрон белешмәлеге дөнья күрде. Ул Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әнвәр Закир улы Бакировның тууына 100 ел тулуны истә тотып төзелде.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Диета тоту: авыртулар, аларны кисәтү, дәвалау» дип аталган виртуаль китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге игътибарыгызга төрле-төрле кул эшләренә багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Фатыйх Кәриминең тууына 150 ел тулу уңаеннан  «Фатыйх Кәрими (1870 –1937)  –күренекле татар әдибе, журналист, педагог, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International