ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтына «Һәр юлда – тарих авазы» дигән виртуаль китап күргәзмәсе куелды. Ул революциягә кадәрге Россиянең күренекле тарихчысы Сергей Михайлович Соловьевның (1820–1879) тууына 200 ел тулуга багышланган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге үз сайтыннан файдаланучыларга ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан журналлары Республиканың 100 еллыгына = Журналы Татарстана к 100-летию Республики» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Китапханәбезнең тугъры дусты, Швециядә яшәүче милләттәшебез Төркәр ага Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә янә 57 данә кыйммәтле һәм сирәк китаплар бүләк итте, алар татар, төрек, фин, швед һәм инглиз телләрендә.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Короновирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә 19 марттан 15 апрельгә кадәр китапханә биналарында укучыларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Мәдәният хезмәткәэрләре көне белән!

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Россия дәүләт китапханәсе башлаган акциягә кушыла. Милли китапханәнең документларны электрон юл белән җибәрү/алдыру хезмәте документларның электрон күчермәләрен бушлай алдыру мөмкинлеге турында хәбәр итә. 

Япония башкаласы Токионың татар җәмгыяте вәкиле Җәмил әфәнде Агафур Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Токио мөселман матбагасында 1930 нчы елларда дөнья күргән берничә искебасма китап бүләк итте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Яраткан артистларыбызның таныш йөзләре» дип аталган күргәзмәгә видеокүзәтү тәкъдим итә. Ул 27 мартта билгеләп үтелүче Халыкара театр көненә багышланган.


20
март, 2020 ел
җомга

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегенә фото- һәм кулъязма документлар бүләк итте.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен кинокартиналар төшерелеп, аларның зур экраннарга чыгуы дәвам итә. Алман киноакадемиясе номинацияләре арасында хәтта «Балалар өчен иң яхшы фильм» дигән аерым категория дә бар. Шундый фильмнарның берничәсен Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Китаплар һәм фильмнар Милли китапханәнең Алман уку залы фондында бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International