Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре, күп балалы гаиләләрдән балалар белән очрашу уздырды. Ул инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фонды ярдәмендә оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) яңа 2020 ел алдыннан вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре «Балкый Казанда Яңа ел утлары» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Аның белән 2019 елның 1 декабреннән 31 декабренә кадәр танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) кышны «Чиксез мөмкинлекләр дөньясы» дип аталган күргәзмә белән каршылый. Ул 3 декабрьдә билгеләнеп үтүче Халыкара инвалидлар көненә багышлана.
2019 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен чираттагы инглиз теле дәресе узды.
2019 нчы елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алучы Әфганстан белгечләре өчен китапханә дәресе үткәрделәр.
2019 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә этно-популяр стильдә чыгыш ясаучы музыкант, җырчы Мубай белән очрашу кичәсе үткәрелде.
2019 нчы елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 йорт) «Комфест»өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге экскурсоводлары өчен Мәгълүмат көне узды.
27 ноябрь – җыештыру көне
2019 елның 22 ноябре көнне Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулуга һәм әлеге китапханәгә Габдулла Тукай исемен бирүгә багышланган тантаналарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фәнни хезмәткәре дә катнашты.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Ватаныбызда илаһият мәктәбен торгызу һәм үстерү җәһәтеннән Исламга багышланган тикшеренүләр тәҗрибәсе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә Болгар ислам академиясе тарафыннан оештырылган бу форум 20-22 ноябрьдә Болгар шәһәрендә үтте.