Күренекле татар дин эшлеклесе, мөфти, галим, педагог һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең (1859–1936) тууына 160 ел тулу уңаеннан 2019 елның 11 декабре көнне Әлмәттә оештырылган «Р.Фәхреддин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт» дип исемләнгән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе гыйльми хезмәткәре дә катнашты. Конференция Әлмәт шәһәренең Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә үткәрелде.
Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышта Татарстан Язучылар берлеге рәисенең еллык хисабын, Чаллы һәм Әлмәт язучылар оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын, жанрлар буенча махсус докладлар тыңладылар, шулай ук докладлар буенча фикер алышу, бүләкләүләр һәм котлаулар булды.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе «Татар кызы» бәйгесен 1999 елдан һәм, аңа 2006 елда «Татар егете» бәйгесен дә кушып, бу гомуми конкурсны уңышлы үткәреп килә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә 24 нче китап булып дөнья күргән «Халык җырлары» җыентыгына XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 11 лирик җыр һәм 473 кыска (дүртьюллык) җыр текстлары тупланган. Китапны төзүче, басмага әзерләүче һәм әтрафлы кереш мәкалә авторы – археограф, текстолог Раиф Мәрданов.
Ел саен 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, чыннан да, игътибар арта.
2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан фәнни-тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары белән «Патент мәгълүматын эзләү. «Мимоза» эзләү системасы» темасына гамәли дәрес узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дигән күргәзмәләр циклын дәвам итә. 2019 елның декабрендә гамәлдә булачак чираттагы күргәзмә актёрлык һөнәренә багышланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) 2019 елның декабрендә «Эшлекле кеше өчен бизнесхак» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ттәкъдим ителә.
Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсе оешуга 120 ел тулу белән бәйле чаралар кысаларында узган «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре дә катнашты. Конференция 2019 елның 27 ноябрендә Саранск шәһәрендә булды.
2019 нчы елның 30 ноябрендә «Китапханәләрдә туган якны өйрәнүне үстерүгә керткән өлеше өчен» Россия китапханәләр ассоциациясенең Мактау грамотасы һәм һөнәри туган якны өйрәнү эшчәнлегендә зур казанышларга ирешкән өчен Россия китапханәләр ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән белгечләрнең исемнәре игълан ителде.