2019 елның 17 һәм 20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Әниләр көненә багышланган мастер-класслар үткәрелде.
2019 елның 27 ноябрендә Татарстан Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 йорт) 17.00 сәгатьтә танылган җырчы һәм музыкант, этно-популяр стильдә чыгыш ясаучы Мубайның (Илдар Мөбәрәкшин) иҗат кичәсе үткәрелә.
2019 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәни балалар өчен инглиз теле дәресләренең чираттагысы үтте.
Инглиз телен өйрәнергә омтылучы нәни балалар белән сәяхәттә йөрү дәвам итә. Бу дәрестә алар саннар турындагы белемнәрен ныгытты. Балалар чиратлашып күңелле уенда катнашты: төсле саннарны эзләп табып дөрес атадылар.
В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновацияләр университетында эшләп килүче колледжның студентлары 2019 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Идел» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова белән очрашты. Әлеге очрашуны китапханәнең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре журналның басыла башлавына 30 ел тулу уңаеннан оештырды.
2019 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 1 курс студентлары белән «Патент тикшеренүләре» темасына гамәли дәрес узды.
2019 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) инструменталь музыка кичәсе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) 2019 елның ноябрь аенда эшләячәк «Милли әдәбиятлар китапханәсе» дип исемләнгән экспозиция тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә 16 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара толерантлык көненә багышланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында оештыра торган «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» циклының чираттагы күргәзмәсе классик әдәбият, театр һәм кинематографиянең аерылгысыз бердәмлегенә багышланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 6–8 ноябрендә Мәскәүдә узган «Китап мәдәниятен өйрәнүдә мәгълүмат ресурсы буларак экслибрислар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
2019 елның 8 ноябрендә Казан шәһәрендәге Василий Аксёнов музей-йортында, Ольга Иванованың рус телендә басылып чыккан, Казан ханлыгы чорының шанлы да, фаҗигале дә тарихын чагылдырган «Гәүһәршад» («Гаухаршад») китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. «Гәүһәршад» – «Казан ханбикәләре» трилогиясенең икенче китабы, беренчесе – «Нурсолтан» тарихи романы – 2017 елда чыккан иде.