2019 елның 8 ноябрендә Казан шәһәрендәге Василий Аксёнов музей-йортында, Ольга Иванованың рус телендә басылып чыккан, Казан ханлыгы чорының шанлы да, фаҗигале дә тарихын чагылдырган «Гәүһәршад» («Гаухаршад») китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. «Гәүһәршад» – «Казан ханбикәләре» трилогиясенең икенче китабы, беренчесе – «Нурсолтан» тарихи романы – 2017 елда чыккан иде.
2019 елның сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) хезмәткәрләре «Мин – китап укучы» әдәби проекты кысаларында башкаланың инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 165 урта гомумбелем мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә дәресләре үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Россиянең бөек хатын-кызлары» һәм «Уңыш китерүче Интеллект» дип исемләнгән тематик китап күргәзмәләре ачылды.
Әлеге әдәбият киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Күргәзмәләр 2019 елның ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында республикада беренче ике модель китапханә Кукмара һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында 2019 елның 8 ноябрендә ачылды. Бу уңайдан узган тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.
2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) сәламәтлекләре җәһәтеннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашу узды. Алар Казан шәһәренең инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүче «Бердәм балачак» фонды ярдәме белән килгәннәр иде.
2019 елның октябрендә, мәктәп каникуллары вакытында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 йорт) Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 һәм 14 гимназияләренең 2 сыйныф укучылары кунакта булды. Бу ике очрашу «Мәдәният киңлегендә үзара аңлашу» циклы кысаларында узды.
2019 елның ноябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) барлык теләүчеләрне «Скандинавия: карлы һәм салкын Төньяктагы Скади исемле алиһәнең җире» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә чакыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Казанның мәдәни тормышындагы әһәмиятле һәм мөһим чара – «Арт-галерея 2019»да катнашты. 30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узган «Арт-галерея» үз мәйданында талантлы һәм иҗади кешеләрне – Россиянең төрле төбәкләреннән скульпторларны, рәссамнарны, дизайнерларны, фотографларны, декоратив-гамәли сәнгать осталарын җыйды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) ноябрь ае дәвамында «Матур язу серләре» дип аталган күргәзмә эшли.
1 ноябрь 2019 ел, җомга.