2019 елның ноябрь ае буена Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең икенче бинасындагы уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Татулык – безнең язмыш ул» исемле күргәзмә эшләячәк. Ул Халыклар бердәмлеге көне уңае белән «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
2019 нчы елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының икенче һәм өченче курс студентлары өчен Мәгълүмат көне узды.
30 октябрь – җыештыру көне
2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе язучылар һәм интеллектуалларның Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган «Айтматов укулары – мәдәниятләр аралашуы өчен» III Халыкара форумы кысаларында «Чыңгыз Айтматов галәме» дигән күргәзмә оештырды.
Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинны ишетеп белмәгән кеше сирәктер. Әсәрләре белән таныш булган, аларны укып тәэсирләнгән кешеләр дә бик күп. Аны сабый кебек тәрбияләгән, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән көчле рухлы, күпләргә үрнәк булырлык шәхес, Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханымның 80 яшьлек юбилеен 2019 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында уздырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәрендәге уку йортлары белән хезмәттәшлеген дәвам итә. 2019 елның 23 октябрендә бүлек китапханәчеләре кабат Казан шәһәре Идел буе районының 83 нче номерлы лицеенда 2 нче сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча чираттагы Мәгълүмат көнен уздырды.
«Мин үскәч!..» дигән сүзләрне балалардан бик еш ишетәбез. Балачактан башланган мавыгу чын-чынлап яраткан эшкә әйләнә.
2019 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Мастерилка» клубында кул эшләре буенча мастер-класс үткәрде.
17 октябрь көнне Арча Үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, прозаик, тәрҗемәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев белән «Бәхетле талант» дип аталган очрашу кичәсе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре шушы елның 16–17 октябрендә Казан дәүләт мәдәният институтына 50 ел тулу уңаеннан оештырылган һәм мәдәният, мәгариф мәсьәләләренә багышланган «КазДМИ–50» халыкара саммиты кысаларындагы «Китапханә 4.0: бурыч, юнәлеш, тәҗрибә» халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнаштылар.