2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Милли музеенда күренекле татар язучысы, Бөек Ватан сугышы һәм Бухенвальд-Дора лагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы Нәби Дәүлигә (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин; 1910–1989) багышланган искә алу кичәсе булды.
2019 елның 11 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре дин эшлеклесе, галим һәм мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышлап «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында оештырылган «Ризаэтдин Фәхретдин дәресләре» дигән күргәзмәнең ачылышында катнашты.
2019 елның 25 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Ногай» кунакханәләр комплексының «Тукай» конференцияләр залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 19 йорт) Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше, үзенең бөтен тормышын сөекле хәләл җефетенә багышлаган Нурсөя ханым Яруллинага 80 яшь тулу уңаеннан, «Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздыра.
2019 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз телендә аралашу клубының очрашуын уздырды.
2019 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) инглиз телен яратучылар АКШ укытучылары белән очрашты. Чара инглиз телендә аралашу клубы кысаларында узды, Америка һәм Россия мәдәниятенең кайбер юнәлешләренә багышланды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Россиядә Театр елы кысаларында «Татар драматургиясенең беренче адымнары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Ул, сирәк басмаларны таныткан күргәзмәләрнең элеккеләреннән аермалы буларак, бүлекнең уку залына (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) куелды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге үзенең уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) М.Ю. Лермонтовның (1814–1841) тууына 205 ел тулу уңаеннан «М.Ю. Лермонтовның бөеклеге – иҗатында» дигән китап күргәзмәсе куйды.
2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) балалар һәм яшүсмерләр өчен инглиз теле клубының беренче очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дигән күргәзмәләр циклын дәвам итә. Чираттагы «Мәрхәмәтле балачак илендә» күргәзмәсе Россиядәге курчак театры тарихына багышланган.
2019 нчы елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль урамы, 33 йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү уку үзәге тыңлаучылары өчен Мәгълүмат көне узды.