2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе патентлар бүлеге уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының «Машина төзелеше һәм технологик җиһазлар» факультеты студентлары өчен беренче курс студенты көне узды.
2019 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36) вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан әзерләнгән «Терроризмның йөзе бармы?» исемле күргәзмә эшли башлады.
2019 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) барлык теләүчеләрне «Deutsch уңышлы карьера өчен» дип исемләнгән китап күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Кремль ур., 33 йорт) сентябрь ае дәвамында «Террорчылык – кагыйдәләрсез сугыш» һәм «Эчкечелек: клиника, диагностика, дәвалау, кисәтү» дип аталган тематик күргәзмәләр тәкъдим итә. Әлеге әдәбият киң катлам укучыларга адреслана.
2019 елның сентябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (К. Маркс ур., 36 йорт), вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән, “Яшьләрнең мәгълүмати куркынычсызлыгы” исемле күргәзмә эшли.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5 йорт) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәләр циклын дәвам итә.
2019 елның 2 сентябрендә «Җиде көн эчендә кино» проекты кысаларында Лобачевский исемендәге скверда «Голодовка» дип аталган кыска метражлы фильм төшерелде.
27 нче сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Бәйрәмнең максаты –туризмны пропагандалау, аның дөнья җәмәгатьчелеге икътисадына керткән өлешен яктырту, төрле илләр халыклары арасында элемтәләрне үстерү.
Һәр ел саен Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы инициативасы белән «Печән базары» фестивале уздырыла.
2019 елның 16 августы көнне Казан Ратушасында Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитетының утырышы булды.