2018 елның 1-2 декабрь көннәрендә Алексеевск районының Биләр җирлегендә урнашкан «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле дә катнашты.
Декабрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) язучының 100 еллык юбилеена багышланган «Солженицын – фикер иясе, тарихчы, сурәтләү остасы» дип аталган китап күргәзмәсе эшли.
Казан шәһәре мәгариф идарәсе инде берничә ел рәттән «Татар кызы. Татар егете» шәһәр конкурсын үткәреп килә. Конкурсның максаты – мәктәп укучыларының иътибарын татар халкының мәдәниятен, әдәбиятын, тарихын ныклабрак өйрәнүгә юнәлтү, укытучыларның тәрбия эше сыйфатын күтәрү, сәләтле балаларны ачыклау.
28 ноябрь – җыештыру көне
2018 нче елның 22 нче ноябрендә Ирек мәйданында урнашкан Казан Ратушасы бинасында Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарылган «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге чарада әдипнең гаилә әгъзалары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр һәм иҗатташ дуслары, укытучылар һәм башка төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты.
2018 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында, язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышлап, «Чыңгыз Айтматов – дөнья мәдәниятенең асыл заты» дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде.
2018 елның 12–14 ноябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Аяз Гыйләҗев: дөнья мәдәниятләрендә әдипнең мирасы» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. ТР Милли китапханәсе әлеге форумда «Бай әдәби иҗат – мәңгелек мирас», «Татар язучыларының әсәрләре башка телләргә тәрҗемәләрдә» дип аталган китап күргәзмәләре белән катнашты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Чувашстан Республикасы буенча «Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең 2 нче санлы төзәтү колониясе» федераль казна учреждениесенә тапшыру өчен хәйрия тәртибендә китаплар җыю акциясе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Яндекс.Такси белән берлектә «Мега» сәүдә үзәгендә уңайлы итеп ясалган, уку һәм ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган мәйданчыкта китап укучыларга хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә китапханә хезмәткәрләре балалар өчен укулар үткәрә.
2018 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33), ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган әниләр көне уңаеннан, «Ана мәхәббәте белән дөнья гүзәл» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.