2018 елның 31 октябрендә «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «Татарстан-Иран: үзара мөнәсәбәтләр тарихы» күргәзмәсе эшли башлады. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә экспозициягә үзендә сакланучы фарсыча уникаль кулъязмалар тәкъдим итте.
Ноябрь ае дәвамында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль урамы, 33) «Чыңгыз Айтматов галәме» дип аталган экспозиция эшләячәк. Күргәзмә әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган.
Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Яндекс.Такси»дан һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән уңайлы китап уку урыны.
2018 елның 30 октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар, рус, чуваш җырларын автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллинаның «Дуслык күпере» дип аталган иҗат кичәсе үткәрелде.
31 октябрь – Җыештыру көне
2018 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Әлеге чара Милли китапханәдә тәүге тапкыр үткәрелде.
2018 елның 30 октябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Чувашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, татар, рус, чуваш җырларын автор-башкаручы Фәридә Фәйзуллина белән очрашу үткәрелә.
2018 елның 27 октябрендә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) «Татарча диктант» акциясенә кушыла.
2018 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 йорт) «Мәгърифәтчелек һәм милли яңарыш хезмәтендә» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.
«Китапханә хәбәрләре» журналының 2018 елгы икенче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Әлмәт шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган.