ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә күренекле композитор Фәтхерахман Әхмәдиевкә багышланган «Мәңге яшисе килә...» дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе булды.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 21 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт)  «Без яраткан кинолардан җырлар» исемле тематик кичә узды.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 9-11 нче октябрь көннәрендә Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Татарстан Республикасы көннәре булды.

 


15
октябрь, 2016 ел
шимбә

2016 нчы елның 27 нче октябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрә.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 12 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Казан шәһәре Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары белән «Кызыклы матбугат дөньясы» циклыннан чираттагы очрашуын үткәрде.


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның 11 нче октябрендә Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә багышланган очрашу уздырдылар.

 


12
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Кукмара районы Байлангар авылы китапханәсенә танылган журналист, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелде. Шушы уңай белән әлеге китапханә урнашкан мәдәният йортында истәлек тактасы ачу тантанасы һәм якташ әдип иҗатына багышланган кичә булды. Аларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре дә катнашты.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 7 нче октябрендә Милли китапханәдә Татарстанның үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик бүлекләр мөдирләре өчен «Китапханәдә яңача эш юнәлешләре: башлап җибәрү һәм гамәлгә кертү тәртипләре» дигән темага белем арттыру семинары узды.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 6 нчы октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Әдәби кафесында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулу уңаеннан  видеосалон утырышы булып узды.


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Василий Аксенов музей-йортында булды. Әлеге күңелле очрашуның сәбәпчесе – китапханәчеләр эзләнү-тикшеренү эшләре вакытында юлыккан басма истәлек-ядкәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International