ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздыруны дәвам итте. 20 нче ноябрьдә бездә кунакта әлеге уку йортының иҗтимагый-мәдәни эшчәнлек факультетының 5 нче курс студентлары булды.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 4 нче татар гимназиясендә узган мәдәни чарада катнаштылар. Бу чара әлеге гимназиядә Сара Садыйкова музее ачылуга 10 ел тулуга багышланган иде. Биредә музей 2004 нче елдан алып эшли.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Икътисад, җитәкчелек һәм хокук институты студентлары белән очраштылар. Әлеге очрашу вакытлы матбугат бүлегенең оешуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылды.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә 20 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган тематик күргәзмә куелды.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
15 нче октябрьдән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Татар балалар вакытлы матбугаты тарихы» исемле күргәзмә эшли башлады. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) үзенең укучыларына «Дуслыкта көч» дип аталган газета-журналлар күргәзмәсе тәкъдим итә.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
10 нчы октябрьдә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә белгеч көне үткәрелде. «Комфест» уку үзәге экскурсовод- тыңлаучылары өчен ТР Милли китапханәсенең Татарстанның һәм Казанның мәдәни һәйкәлләре турындагы мәгълүмати чыганаклары презентациясе әзерләнде.

10
октябрь, 2014 ел
җомга
«Консультант Плюс: Эксперт-кушымта» ситемасы составында 2014 нче елның 1 нче октябреннән «Тармак техник нормалары» яңа мәгълүмат банкы гамәлгә керде.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә рус шагыйре, язучы Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмә куелды.

1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Халыкара өлкәннәр көне уңае белән үзенең укучыларына «Җылы сүз – җан азыгы» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International