ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуга 55 ел тулу уңаеннан, «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), татар халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның (1886 – 1913) тууына 127 ел уңаеннан, китап күргәзмәсе ачылды .

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 1 нче апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре, шушы вакыйга уңае белән, театр фойесында «Милләтебезнең игелекле улы» дип исемләнгән күргәзмә оештырды.
3 апрельдә Икътисад, идарә һәм хокук институты каршындагы көллият студентлары өчен «Китапханә – мәгълүмат үзәге» дип аталган мәгълүмат көне уздырылды.

2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә «Тукай вакытлы матбугатта» дигән күргәзмә оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Стройэксперт-Кодекс» мәгълүматлар базасы составына кергән, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен яктырткан документларның тематик блогы 2013 нче елның I нче кварталына булган яңалыклар һәм үзгәрешләр белән актуальләштерелде.
2013 нче елның 1 нче апреленнән ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Товар билгесе турында ниләр белергә кирәк?» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
2013 нче елның 1 нче апреленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге (Казан, Кремль ур., 36 нчы йорт) фондлардан файдаланучылар игътибарына күргәзмәләр һәм тематик китап җыелмалары тәкъдим итә.

31
март, 2013 ел
якшәмбе

ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәгә килүчеләр игътибарына бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер С.В.Рахманиновның (1873-1943) тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.
2013 нче елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы алдыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге җәмәгатьчелек игътибарына «Спорт музыкада» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International