Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан Республикасының хәзер чыга торган вакытлы матбугатын чагылдырган кызыклы күргәзмә эшли башлады.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә Казан милли-тикшеренү технология университетының V нче курс студентлары өчен сәнәгать милке өлкәсендә авторлык хокукларын саклауга багышланган чаралар циклы башлана.