24 майда Өстәмә һөнәри белем бирү институты тыңлаучылары – Татарстан Республикасының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен «Туган якны өйрәнүгә багышланган мәгълүмат ресурслары» дип исемләнгән мәгълүмат көне үткәрелде.
2013 нче елның 21 нче маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Казан, Театр ур., 5 нче йорт) видеосалонның «Рудольф Нуриев һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт акдемия опера һәм балет театры: иҗади хезмәттәшлек сәхифәләре» дип аталган чираттагы утырышы узды.