ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Иҗаты үзебезнең республикада да, аннан читтә дә киң танылган композитор Луиза Батыр-Болгарига 2013 нче елның 14 нче августында 60 яшь тула. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге оештырган күргәзмә әлеге датага багышлана.

2
август, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 1 нче августыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында дин һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир һәм журналист Борһан Шәрәфнең тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә куелды. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре оештырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына «Яраткан шәһәрем, туган шәһәрем» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.

12
июль, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы, тәрҗемәче, журналист Зариф Шәрәфетдин улы Бәширинең (1888–1962) тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә куелды. Аны кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
Тагын берничә көннән Казанда башланачак Универсиада уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Спорт калейдоскобы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.

24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
6-17 нче июль көннәрендә Казанда узачак Бөтендөнья Җәйге Универсиада уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге «Дуслыкта һәм татулыкта ярыш» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең республика китапханәләрен китап белән тәэмин итү бүлекчәсенә Рабит Батулланың Рудольф Нуриевка багышланган «Одержимый танцами» кинороманы һәм «Тылсымлы сәхифәләр» дигән балалар китаплары сериясеннән «Татармультфильм» нәшриятында басылып чыккан рәсемле басмалар килде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге китап сөючеләргә танылган тарихчы, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры В.Е.Возгринның «История крымских татар: Очерки этнической истории коренного народа Крыма» («Кырым татарлары тарихы: Кырымдагы җирле халыкның этник тарихы буенча очерклар») дип аталган дүрт томлык гыйльми хезмәтен тәкъдим итә.

18
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт), студентларның Казанда узачак XXVII нче Бөтендөнья Җәйге Универсиадасына багышлап, «Татарстанның спорт казанышлары» дип аталган күргәзмә эшли.

7
июнь, 2013 ел
җомга
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге китапханәдән файдаланучылар игътибарына күренекле композитор Т.Н.Хренниковның (1913-2007) тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International