ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Танылган тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның тууына 210 ел тулуга багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Неистовый Виссарион» («Тынгысыз Виссарион») исемле виртуаль күргәзмә куелды.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды. 


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

1 апрельдән Милли Китапханәнең эш сәгатьләре үзгәрә: сезне көн саен 10:00дән 22:00гә кадәр көтеп калабыз. Айның соңгы дүшәмбесе — җыештыру көне.

Якын арада «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясенең 27 нче китабы басылып чыгачак.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай. Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.

3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Идел буе халыклары: мәдәният, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, символика» дигән тематик белешмәлек яңартылды.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2021 елның 18–19 мартында Мәскәүдәге Россия дәүләт балалар китапханәсендә уздырылган «Укуны өйрәнү форматлары и тәҗрибәләре» дигән II нче фәнни-гамәли лаборатория эшендә катнашты.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Көтеп алынган кучыларыбыз белән бергә үткәргән беренче ике көнең әһәмиятле саннары белән бүлешергә ашыгабыз.


20
март, 2021 ел
шимбә

Барлык килүчеләргә зур рәхмәт! Бүген без бергәләп китапханәнең «сәхнә арты» белән таныштык, иске имләдә язылган көндәлекләрне тәрҗемә иттек, Нурбәк Батулла турында фильм карадык, Гарри Поттер турында инглиз телендә фикер алыштык, һәм, әлбәттә китаплар укыдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International