"Текст" китапханә фестивалендә китап алмашу оештырырга ниятлибез һәм иртәгәдән башлап китапханәгә материаллар бүләк итү атнасын игълан итәбез!
22 октябрь көнне 17:00дә өстәл уеннары уйныйбыз.
Зарема Рәҗәбова — дипломлы филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Спикер — психолог Мария Вотинцева.
22 октябрь көнне 18:30да татар Илон Маскы белән чираттагы очрашуга килегез!
«Үз телем» конкурсы грантларының берсе Казан тарихына багышланган комикс проектына китә.
Ял көннәрендә китапханәгә керү өчен укучы билетын күрсәтергә яисә чарага теркәлгән булырга кирәк.
Французча кичә: Эрик-Эммануэль Шмиттның «Мадам Пылинска и тайна Шопена» повесте буенча музыкаль очрашу.
15 октябрь көнне 19:30да Рамиль Ибрагимовның «Кешелекнең иң кыйммәт уенчыклары, 2нче өлеш: LIGO обсерваториясе» лекциясенә чакырабыз. Бу кешелек "уенчыклары" турындагы лекцияләрнең икенчесе.
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «Г.Е. Верещагин мирасы һәм китапханәләрнең әһәмияте» симпозиумында катнашты. Әлеге чара 8 октябрьдә Ижау шәһәрендә, халыкара катнаш белән оештырылган «Фин-угорлар – славяннар – төркиләр: үзара бәйләнешләре тәҗрибәсе» Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында үтте.