«Татар археографиясе». 32 нче китап. Беренче анонс
«Татар археографиясе». 32 нче китап. Икенче анонс
«Татар археографиясе». 32 нче китап. Өченче анонс
«Татар археографиясе». 32 нче китап. Дүртенче анонс
Булачак китапка керергә тиешле килешү һәм хокук язмалары үзләрендә теркәлгән географик атамалар җәһәтеннән дә, археографлар тарафыннан табылган урыннары ягыннан да татар дөньясының шактый киң даирәсенә нисбәтле. Документларда Казан шәһәре, хәзерге Татарстанның Азнакай, Актаныш, Апас, Арча, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Биектау, Буа, Саба, Теләче, Тукай, Кукмара, Мамадыш, Тәтеш, Чистай, Ютазы районнарындагы, Мари Республикасының Бәрәңге районындагы, Оренбург өлкәсенең Абдуллин һәм Северный районнарындагы, Самара өлкәсенең Камышлы районындагы һ.б. төбәкләрдәге авылларның исемнәре аталган.
Кулъязма истәлекләрнең табылган урыннары югарыда аталган төбәкләрдән тыш, Татарстанның Сарман районына, Чувашстанның Батыр һәм Козловка районнарына, Свердловск өлкәсенең Красноуфим районына кергән татар авыллары һәм Удмуртиянең башкаласы Ижевск шәһәре.
Фотокүчермәдә: Вәкаләтнамә. Иске Кормаш авылы, 1907 ел. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә Ижевск шәһәрендә яшәгән Ниязи Насретдиновтан 1994 елның декабрендә алынган