Нигъмәтулла Солтанбәковның «Шәҗәрә» дип исемләнгән шигъри әсәрендә Югары Ушмы авылының игелекле заты – Хәнәфия мирзаның гамәлләре, Югары Ушмы һәм Түбән Ушмы авылларындагы имамнар, үз нәселенең тарихы, бабасы Колмөхәммәт Солтанбәк улының тормыш юлы тасвирланган. Аның 1802–1803 еллардан алып Югары Ушмыда имам булып торганлыгы һәм шигъри әсәрләр иҗат иткәнлеге турында язган. 1830 елда Югары Ушмыдагы мәдрәсәләр янгында харап булганнан соң, бабасы зур гаиләсе белән үзенең туган ягына кайтып китүен, әтисе Мөхәммәтсафаның исә Югары Ушмыда мулла булып калганын һәм аның дәвамчылары турында бәян иткән. Башка туган-кардәшләре турында кыскача мәгълүмат биргән.
Колмөхәммәт Солтанбәк улының туган якларына кайткач, Кормантау авылында мәдрәсәдә укытуы, күп шәкертләр тәрбияләве, мөфти хәзрәт белән аралашып торуы, мөфтигә багышлап мәдхия язуы, әдип һәм галим Габдерәхим Утыз Имәни белән дә мөгамәлә кылуы турында бәян ителгән. Шулай ук Колмөхәммәт хәзрәтнең китаплар күчереп язу белән шөгыльләнүе, ук-мылтыкка осталыгы, лачын кебек ау кошларын өйрәтеп, Агыйдел буйларында аучылык итүе тасвирланган.
Нигъмәтулла хәзрәт шигъри шәҗәрә юлларында очраган кеше исемнәренә бәйләп, нәсел дәвамчыларын да өстәп язган.
Шәҗәрә тексты теркәлгән җыентыкта «Шәехзадә мәрсиясе» һәм Н.Солтанбәков тарафыннан эшләнгән шәҗәрә сызымнары да бар. Әлеге кыйммәтле истәлек – шушы нәсел дәвамчыларында хәзергәчә кадерләп сакланган.
Колмөхәммәт Солтанбәков-Ушмыви иҗатын өйрәнгән галимә Гөлнара Зәйниева «Шәҗәрә» әсәренең эчтәлеген тасвирлап язган иде (Зәйниева Г. Кол Мөхәммәднең шигъри иҗаты: текстология, проблемалар һәм тел үзенчәлекләре. – Казан, 2006. – Б. 7–15.).
Сүз уңаеннан искәртик, татар халкы тарихында нәсел шәҗәрәләрен шигырьләп язган үрнәкләр бик сирәк.
Солтанбәковлар нәселенең тарихы бик бай һәм шәҗәрәләре күптармаклы. Бу нәсел вәкилләренең каһарман җәлилче Фәрит Сәхиулла улы Солтанбәков (1916–2002) кебек мәшһүр затлары да булган. Ул – Нигъмәтулла мулланың бертуган энесе Гарифулла мәзиннең оныгы.
Фотода: Нигъмәтулла Солтанбәковның «Шәҗәрә» дип исемләнгән шигъри әсәреннән бер бит