25нче мартта Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре өчен ачык ишекләр көне уздырылды. Ачык ишекләр көнендә мәдәният һәм сәнгатькә караган мәгълүмати-белешмә чыганаклар күргәзмәсен карап чыгу оештырылды, Россиянең Һәйкәлләр җыелмасына кергән архитектура һәйкәле – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы буенча экскурсия үткәрелде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасы» дип аталган даими чыгып баручы библиографик күрсәткечнең (2 кисәктә) яңа чыгарылышы дөнья күрде.