ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә археографик эзләнүләр алып барыла.
Фондка моңарчы киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган, чит илләрдә гомер кичерүче татарлар тормышын чагылдырган кулъязма һәм басма китаплар, газета-журналлар, архив документлары, фотоматериаллар кергән. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланган кызыклы һәм бибәһа документлардан оештырылды.

21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2013 нче елның 18 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. «Рисаләи Газизә»нең яңа басмасы Диния нәзарәте игълан иткән «2014 ел - дини гореф-гадәтләрне торгызу елы» кысаларында дөнья күрде. Бабаларыбызның рухи мирасын торгызу, бүгенге буынга кайтару ниятеннән басылды.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 18 нче апрелендә сәгать 10 да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасында (Казан шәһ., Кремль ур., 33 нче йорт) Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Әсәрләре «Ел китабы» бәйгесендә күп тапкырлар иң югары бәяне алган язучы Нәбирә Гыйматдинованың республикабыз районнары китапханәләрендә китап укучылар белән очрашулары дәвам итә. Шуларның чираттагысы 10 нчы апрель көнне Сарман районы Үзәк китапханәсендә узды.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының китапханә эше өлкәсендәге «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренә лаеклыларны ачыклаучы конкурсларга нәтиҗә ясалды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) «Дарусыз сәламәтлек» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.

8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
2014 нче елның 8 нче апрелендә «Ялкын» журналы редакциясе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан шәһәренең 1 нче һәм 3 нче гимназияләре укучылары белән очрашты.
2014 нче елның 1 нче апреленнән башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Мәдәният елы һәм Казан шәһәре төрки дөньяның 2014 елгы мәдәни башкаласы дип игълан ителү уңаеннан, шәһәребезнең студентлары һәм мәктәп балалары белән очрашулар оештыра.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Рус теле – шигърият теле» дигән темага күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International