ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 26 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 36 нчы йорт) музыкаль кунакханәнең Бөек Җиңүгә багышланган «Сугыш чоры җырлары» дип аталган чираттагы утырышы узды.

22
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылган «Гаҗәеп «Мөхәммәдия» китабы: рухи хәзинәбез гәүһәре» күргәзмәсендә Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган кулъязма һәм басма нөсхәләр дә урын алды.


19
апрель, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 18-20 нче апрель көннәрендә Казанда «Ладомир» Халыкара Хлебников фестивале уздырылды, шул нисбәттән 19 нчы апрельдә Татарстан Милли китапханәсендә дә кайбер чаралар үтте.


17
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Габдулла Тукай әдәби музеенда оештырылган «Төп нөсхә көне»ндә катнашып, китап күргәзмәсе куйды.

11
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2011» конкурсына йомгак ясады.


10
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
2013 нче елның 6 нчы апрелендә Милли китапханәнең вакытлы матбугат бүлегендә Икътисад һәм сәясәт институтының 1 курс студентларына икътисад темасын яктырта торган газета һәм журналларга күзәтү оештырылды.

4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Сәламәт яшәү рәвеше – хәзерге заманның иң мөһим проблемаларыннан берсе. Тәмәке тартуның һәм хәмерле эчемлекләр куллануның сәламәтлеккә зыяны турында вакытлы матбугат битләрендә дә еш язалар.
2013 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге, вакытлы матбугат бүлеге һәм мәгълүмат-библиография бүлеге, уку-тикшеренү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм мәгълүмати тәэмин итү максаты белән, КДТУның диплом язучы студентлары өчен комплекслы Мәгълүмат көне уздырды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе гамәлгә куелуга 55 ел тулу уңаеннан, «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт), татар халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, тәнкыйтьче һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның (1886 – 1913) тууына 127 ел уңаеннан, китап күргәзмәсе ачылды .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International