ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2009 ел
сишәмбе
Сезне 16 марттан 15 апрельгә кадәр Татарстан Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33) булачак бөек рус язучысы Н.В.Гогльнең 200еллыгына багышланган “Гоголь: шәхес һәм әдәби дөнья” дигән китап күргәзмәсенә чакырабыз.
12 нче март көнне Казан шәһәренең 10 нчы гимназиясендә (Копылов ур.,11), «Ялкын» журналы оешуга 85 ел тулу уңаеннан, укучы балаларның редакция хезмәткәрләре белән очрашуы булды. Аны Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге оештырды.

11
март, 2009 ел
чәршәмбе
12 март көнне Казан шәһәренең 10 гимназиясендә (Копылов ур.,11) “Ялкын” журналы редакциясе белән укучылар арасында очрашу була. Бу очрашу, журналның чыга башлавына 85 ел тулу уңаеннан, ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге тарафыннан оештырылды.

25
февраль, 2009 ел
чәршәмбе
18 февраль көнне ТР Милли китапханәсенең уку залында (К.Маркс ур, 36) “Вечерняя Казань” газетасы оешуга 30 ел тулу уңаеннан очрашу уздырылды.

18
февраль, 2009 ел
чәршәмбе
“Поэтик проза остасы” – 2009 елның 2 мартында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникиның (1909-2000) тууына 100 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсенең Күргәзмә залында оештырылган китаплар күргәзмәсе шулай дип аталачак.

9
февраль, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның 18 февралендә ТР Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә “Вечерняя Казань” басмасының 30 еллык юбилее уңаеннан газета иҗат төркеме белән укучылар очрашуы уздырыла.

14
октябрь, 2008 ел
сишәмбе
25-26 сентябрьдә Казанда "Укучы яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны, хәмер, наркотиклар куллануны кисәтү" дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Конференциядә катнашучылар яшьләрне тәмәке тартудан, хәмер кулланудан, наркомания афәтеннән ничек йолып калырга, моның өчен нинди чаралар күрергә кебек сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International