ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, «Өлкән затлар ихлас елмайса» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең файдаланучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге «Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлеге, яшәү рәвеше һәм озын гомерлелеге» дип аталган виртуаль күргәзмә белән танышырга тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында «Цифрлашу чорында китапханәләр» дигән басма дөнья күрде.


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2021 елга «Татарстан Республикасының истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Казан шәһәре, Пушкин урамы 86 нчы йорт адресында урнашкан бинасына күченү эше дәвам итә. 


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге китапханә сайтыннан файдаланучылар игътибарына «Олуг мирасларына хөрмәт белән» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. 


21
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

020 елның 19 сентябрендә Татарстан  Республикасы Милли китапханәсенең  яңа бинасында Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе, Татарстан  халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов Казанда 16–20 сентябрьдә узган «Төркиләр алтыны» V Бөтенроссия төрки яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Киң кырлы бай иҗаты белән татар әдәбиятында лаеклы урын алып торган драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 2020 елның 15 сентябреньдә 125 ел тулды. 

Казакъстанның Көнбатыш Казакъстан өлкә универсаль китапханәсе (Уральcк-Җаек шәһәре) 2000 елдан бирле мәшһүр казакъ шагыйре Җубан Молдагалиев исемен йөртә һәм аның бай иҗади мирасын яшь буыннарга киңрәк таныту максаты белән ел саен традицион «Җубан укулары» үткәрә.


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә «Йолдыз» газетасының 1906, 1908, 1910–1912, 1914, 1915 елларга караган 1247 санын берләштергән 8 төпләме тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International