ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2020 елның 19 ноябрендә билгеләп үтелә торган истәлекле дата – бөек диңгезче-сәяхәтченең тууына 250 ел тулу – уңаеннан «И.Ф.Крузенштерн – диңгезләрне гизүче» дип исемләнгән электрон (виртуаль) күргәзмә тәкъдим итә.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуга багышланган «Тугызынчы Кремль укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында 2006 елдан башлап булдырылган «Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» электрон белешмәлекләр  коллекциясе тулыландырылды.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86 йорт) вакытлы матбугат һәм мәгълүмат-библиография бүлекләре тарафыннан Казан шәһәрендәге Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе аспирантлары өчен «Зиһен тупламы» циклыннан мәгълүмат көне уздырылды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Сындырылган язмышлар» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Күргәзмә репрессия корбаннары булган татар әдипләренең якты истәлегенә багышлана.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Владимир шәһәрендә оештырылган, туган якны өйрәнүгә багышланган XXV нче Халыкара конференция эшендә катнашты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтердә саклар өчен...» («Чтобы помнили...») дигән китап белән тулыланды. Әлеге китап – «Өмет» балалар әдәбиятын яклау һәм үстерү фондының уникаль халыкара проекты. Ул Россия, Беларусь, Украина, Азәрбәйҗан, Латвия, Германия, Израиль һәм Испаниянең балалар һәм өлкәннәр өчен иҗат итүче фронтовик-язучыларын, яңа буын язучыларын берләштергән. Җыентыкның 42 авторы һәм тәрҗемәчеләре арасында татар әдәбияты вәкилләре дә лаеклы урын алган.

2020 елның 1 октябрендә Татарстан  Республикасы Биектау муниципаль  районында яңартылган Чернышевка  авыл китапханәсе үз ишекләрен  ачты. Китапханәне модернизацияләү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

 

 

1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне – ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга игътибар һәм кайгыртучанлык белән сугарылган изге бәйрәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International