ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 27 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) яңа бүлекне – китап укуга җәлеп итү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеген тәкъдир итү кичәсе узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт)15-31 нче гыйнвар көннәрендә «Мюфке салган сарай» исемле күргәзмә белән танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Әдәбият елы уңаеннан төрле чаралар уздыра.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 нче елның 23 нче һәм 24 нче гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Кызыклы вакыйгалар» хәйрия фондының киң җәмәгатьчелекне китап укуга һәм китапханәләргә күбрәк җәлеп итү максатын күздә тоткан семинары булып узды.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Россия китапханәләр ассоциациясенең уку секциясе Россиядә әдәбият елына туры китереп «Әдәби геройга һәйкәл» дип исемләнгән интернет-акция уздыра.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Россиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) А.С.Грибоедовның тууына 220 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
13 нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә яңа җитәкче – Сөембикә Җиһаншина билгеләнде.


26
декабрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм аның Химаячеләр шурасы кайгы уртаклашалар.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
2014 нче елның 16 декабре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Йөзләр» исемле фотокүргәзмә презентациясе булды. Күргәзмәдә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укучысы Дарья Кудряшева эшләре урын алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International