ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең янартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) чит телләрдәге әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Мин – укучы» әдәби проекты кысаларында башлангыч класс укучылары өчен алман язучысы, әкиятче, музыкант һәм художник Эрнст Теодор Амадей Гофман (1776–1822) иҗатына багышланган кызыклы чара уздырдылар.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Бөтенроссия дәүләт чит илләр әдәбияты китапханәсе (Мәскәү шәһәре) гамәлгә ашырган «Китапханәләр – Җиңү шаһитләре» («Библиотеки – свидетели Победы») проекты сайтында танылган татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) сугышчан еллары һәм юллары турындагы мәгълүмат урын алды. Ул 1991 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә эшкә килә һәм 2001 елга кадәр биредә фәнни консультат булып эшли.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Мәдәният һәм сәнгатькә караган иң яхшы электрон басмаларның VII нче Бөтенроссия смотр-конкурсындагы «Бөек Җиңүгә багышлана» дигән номинациядә «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» дип аталган электрон материаллар җыентыгы лауреат исеменә лаек булды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасының авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган китаплар туплау хакында белдерә. Шулай ук илебезнең башка төбәкләрендәге татар авыллары турындагы китаплар да кабул ителә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлегендә 2021 елга «Татарстанның истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» дөнья күрде. Аны басмага һәр елдагыча татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге әзерләде.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, салым түләүчеләр белән мәгълүмат-агарту эше сәясәтен гамәлгә ашыру максатында, танышу өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан махсус төзелгән мәгълүмати хәбәр җибәрә.


22
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара инвалидлар көненә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86 йорт) сәламәтлеге чикләнгән кешеләр катнашында үзенчәлекле экскурсия үтте. Аны китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге белән берлектә китап укуга җәлеп итү һәм тышкы элемтәләр бүлеге оештырды. Экскурсияне махсус чакырылган кунак – «Э-моция» иҗат студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина алып барды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге яңа кайткан китапларның виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.


21
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Швециядә яшәүче милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә инглиз, алман, француз, татар, рус, төрек, швед телләрендә 20 дән артык сирәк, гыйльми һәм мәдәни җәһәттән зур кыйммәткә ия басмалар бүләк итте. Шулар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән кулъязма «Хәбәрче» журналы, Финляндия ислам җәмгыятенең «Мәхәллә хәбәрләре» исемле периодик басмасы, 1970–1980 нче елларда чыккан, күчмә халыклар тарихына багышланган, СССРдагы мөселманнар тормышын яктырткан хезмәтләр бар.

Бөтен дөньяда соңгы унъеллыкта кешеләр арасында аерым бер кансызлык, вандализм һәм бер-берсен мыскыл итү белән бәйле көчләү күренешләренең артуы күзәтелә. Мондый күренешләр җәмгыятьтә, әлбәттә, борчылу уята. Аеруча балалар арасындагы җинаятьчелек һәм агрессиянең үсүе зур проблема булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International