Һәр ел 3 декабрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. БМО ның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1992 елда гамәлгә куелган әлеге дата физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын өйрәнү, аларның хокукларын яклау, әлеге категориягә җәмгыятьтә тулы тормыш алып бару өчен тигез мөмкинлекләр булдыру, аларны бу шартларга җайлаштыру буенча чаралар күрүгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне күздә тота.
Республиканың китапханә хезмәткәрләре өчен 2020 елның ноябрендә Татарстан Милли китапханәсе фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе О.И. Зуеваның «Цифрлаштыру чорында китапханәләр» дигән авторлык онлайн-семинарлары узды.
12–13 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм «Җанлы шәһәр» фонды Кышкы китап фестивале үткәрәчәк. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) узачак.
Бу инде Казанда «Смена» үткәрә торган унөченче фестиваль. Быелгы вакыйга гадәти булмаячак – коронавирус пандемиясе аркасында без, төп идеяне саклап, төп форматка төзәтмәләр кертергә булдык. Үзгәрешләр фестивальнең барлык өлешләренә дә: китап ярминкәсенә, лекцияләргә, балалар-гаилә чараларына һәм мәдәни программаларга да кагылачак. Моннан тыш, әлеге вакыйга сигез махсус проектны үз эченә алачак.
Фестивальдә алдан теркәлү буенча гына катнашырга мөмкин. Әгәр дә сез вакыйгада катнашу өчен билгеләнгән слотка килә алмыйсыз икән, оештыручыларга бу хакта Timepad сервисында билетны гамәлдән чыгарып яки турыдан-туры элемтәгә кереп хәбәр итегез. Шулай итеп, сез фестивальгә килү өчен башкаларга мөмкинлек бирәчәксез.
Оештыручылар тән температурасы күтәрелгән һәм авыруның башка билгеләрен сизгән кешеләргә өйләрендә калырга тәкъдим итә. Андый очракта аларның сатып алырга теләгән китапларын өйләренә китереп бирү бушлай булачак.
2020 елның 17 ноябрендә илебез китапханәләренең иң яхшы мәгълүмати-библиографик басмасына Бөтенроссия конкурсы үз эшен төгәлләде.
18 ноябрь көнне Казанның китап сөючеләре «Акыллы эт Соня» һәм «Дедморозовка» китаплары авторы Андрей Усачёв белән очрашты. Очрашу «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе финалы кысаларында узды.
19 ноябрь көнне Татарстан Милли китапханәсенең яңартылган бинасында республикабызда модель китапханәләр булдыру мәсьәләләренә багышланган zoom-конференция уздырылды.
2020 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында капиталь төзекләндерелгәннән соң Үзәк китапханә ачылу район мәдәнияте тормышында зур вакыйгага әверелде.
Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) «Идел» экспертлар клубының «Яңа тормыш шартлары милли кыйммәтләр һәм халыклар бердәмлеге системасына ничек йогынты ясый» дигән темага утырышы узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья фән көненә багышлап, «Киләчәк буын хакына фән» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Технологияләр үсеше безнең тормышка нинди йогынты ясаячак? Табигый гидросфера үзендә нинди серләр саклый? Безнең гаджетларыбыз киләчәктә нинди булачак? Интернет дөньяны ничек үзгәртәчәк?
«ТАБА» яшьләр этнопроектлары акселераторы төрледән-төрле проектларны этно-стильдә гамәлгә ашыручы 150 яшь кешене үзенә җыйды. Әлеге проектлар арасында хореографик һәм театраль куелышлар, көндәлек кием һәм аксессуарларның дизайн-чишелешләре, архитектур идеяләрне алга этәрүгә, туган телне популярлаштыруга һәм этно-туризмны үстерүгә юнәлдерелгәннәре бар.