2020 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә иң якты йолдыз» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Кулъязма ядкәрләребез. Сәгъдетдин әт-Тәфтазаниның «Мохтасарел-мәгани фи гыйльмел-бәлягать» хезмәте күчермәсе» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вакытлы матбугат бүлеге «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында «Ватаным Татарстан» газетасы» виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә.
Татар халкы элек-электән аш-суга осталыгы белән дан тоткан. Гасырлар дәвамында барлыкка килгән милли ашларыбыз хәзерге көнгә кадәр үзләренә хас сыйфатларны саклый.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне уңаеннан үз укучыларына, гомумән, киңкатлам кулланучыларга яңа виртуаль күргәзмә әзерләде.
18 апрель көнне бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Бу дата Бөтендөнья мирас көне буларак та мәгълүм.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, «Чаян» журналына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйлинең тууына 125 ел тулуга багышлап, «Мәхмүт Бөдәйли һәм «Чаян» журналы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
2020 елның 14 апрелендә язучы, әдәбият галиме hәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның (Габделхак Җәләлетдин улы Шаhиәхмәтов; 1900–1938) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар.
VII нче Кәримуллин укулары кичектерелә. Укуларны үткәрү көннәре һәм тәртибе турында төгәл мәгълүмат өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге, Бөтендөнья мәдәният көне уңаеннан, игътибарыгызга «Мәдәният. Гасырлардан-гасырларга» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.