Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелгән «Ел китабы – 2018» конкурсына йомгак ясады.
Ел саен 18 май көнне бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Җиңүнең 75 еллыгы уңае белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышлап, «HYPERLINK "https://kitaphane.tatarstan.ru/rus/virt_v.htm"Батырлар утларга керделәр, тик исән булсын, дип, Ватаным» дигән виртуаль күргәзмә әзерләде.
ТР Милли китапханәсе «Үлемсез полк» патриотик акциясенә кушыла.
Игътибарыгызга ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «2020 елның май ае өчен истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Биредә урын алган истәлекле даталар Татарстанның иҗтимагый, сәяси, хуҗалык, мәдәни тормышындагы тарихи вакыйгаларны һәм фактларны, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучыларның, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейларын чагылдыра.
ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстанның тыл һәм фронт каһарманнары» дип аталган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 йорт) гүзәл затларыбызга – хатын-кызларга багышланган «Матурлык, мода һәм яхшы зәвык турында» дип аталган виртуаль күргәзмә тәкьдим итә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге «Бөек Ватан сугышының бөек бәрелешләре» дигән виртуаль күргәзмә әзерләде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге сезнең игътибарга «Китапларда – халык хәтере» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан игътибарыгызга галим, музей эше һәм сәнгать белгече, этнограф, мөгаллим, журналист, нашир, полиграфист һәм рәссам Пётр Максимилианович Дульскийның Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында сакланучы китаплары белән танышырга тәкъдим итәбез.